Кышта туган җанны тик кыш аңлар…

Кышта туган җанны тик кыш аңлар,
Буран булып бөтерелгән карлар
Һәммәсе дә миңа охшаш. Минем кебек!
Юк кар түгел! Бүген җаннан җанга йолдыз тамар!

Бер салкыннан мең ялкынга әвереләм!
Көйлим тормыш көен уйнар күңел кылларымны.
» Йокламасаң, Кыш бабай да килми!..»- диеп
Әрли-әрли йоклатам да улларымны,

Үзем могҗизалар көтәм! Күзне йомсам,
Күрми калам еллар киселешен!
Төн эчендә иске елны гасыр йота.
Бу бер елның мәңгелеккә чигелеше!..

Хәтер тулы хатирәләр — татлы сагыш!
Гомер буе яшәү тынгы белми…
Яшьтәмени хикмәт! Яшен тоймый
Яшәгәннәр җирдә бер мин мени?!

Могҗизага өметләнеп! Баксаң, Яңа ел ул-
Төн сүрелеп, таң яктыру икән!
Керфек какмый саклыйм вакыт тынын —
Елның соңгы төне! Мин Кыш бабай көтәм!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт